Активлыгы өчен – беренче урын

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Полянка урта мәктәбе укучысы Ирина Осипова “Илемнең киләчәге – минем кулларда” коррупциягә каршы юнәлештәге республика иншалар бәйгесендә хаклы рәвештә беренче урынны алды.

Аңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, компьютер-планшет һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ирина Осипованы бәйгегә әзерләгән укытучы Ирина Страхова да гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкләрне Казан Кремлендәге корпусларның берсендә тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International