Мәктәпләргә ярдәм итәләр

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Антоновка авылында яшәүче Александр Маркин койма кору өчен төзелеш материаллары сатып алуга туган мәктәбенә биш мең сум акча биргән.

Бу гамәле белән ул “Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә катнашты.

Ә Өчкүл мәктәбендә бу акция кысаларында дүрт меңгә якын акча җыелган һәм аңа класс-кабинетлардагы язуларны алыштырганнар.

Мәктәп укытучылары ярдәм күрсәткән барлык кешегә үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International