Игътибар үзәгендә – урман хуҗалыгы

2013 елның 22 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта район территориясендә “Урман” оператив-кисәтү айлыгы үткәрелә.

Айлык урман законнарын, аерым алганда урман хәзерләү, эшкәртү һәм сату объектларында административ һәм башка хокук тәртибен бозуларны ачыклау һәм аларны булдырмауны күздә тота.

Эчке эшләр бүлегендә төзелгән оператив төркемгә полиция хезмәткәрләре һәм федераль миграция хезмәтендә эшләүчеләр керә. Үткәреләчәк рейдларда башка көч структуралары, шулай ук җирле власть органнары һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре дә катнашырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International