Хәйрия акциясе Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә һәм районнарында дүртенче мәртәбә уза
Хәйрия акциясе Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә һәм районнарында дүртенче мәртәбә уза
Татарстанда «Нәфис» фонды тарафыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалидлык алган сугышчыларның гаиләләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү башланды. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасы уртача алты айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасын алачак. Гуманитар җыелмаларның гомуми күләме-465 тонна. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында гаиләләр ярдәм алачак.
"Нәфис" масштаблы хәйрия акциясен 2023 елның декабреннән башлап дүртенче тапкыр уздыра. Фонд һәр ярты ел саен махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен база продуктлары белән тәэмин итә. Хәйрия акциясенең хәзер старт алган этабы йомгаклары буенча ике ел эчендә тапшырылган ярдәм күләме 1,5 мең тоннага җитәчәк.