Авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Район җитәкчелеге район халкы исеменнән узган якшәмбе көнне Казан аэропортындагы фаҗигадә һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Аэропортта Мәскәүдән очып килгән самолет шартлау нәтиҗәсендә илле кеше һәлак булды. Бу фаҗига меңләгән кешене тетрәндерде. Хәзерге вакытта аның сәбәпләрен ачыклау бара.

Шәһәрнең Изге Авраамий чиркәвендә һәм мәчеттә һәлак булганнарны искә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International