Болгар музей-тыюлыгы "Болгар осталары" инклюзив һөнәрчелек үзәге проектын тормышка ашыра

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

2024 елда «Cвет» хәйрия фондының «Искәрмәсез» Россия музейларында инклюзив практикалар үсеше ярдәмендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы "Болгар осталары" инклюзив һөнәрчелек үзәге проектын гамәлгә ашыра.

 8 июльдә мәхәббәт һәм тугрылык гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында «Таң» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Болгар музей тыюлыгы, балалар иҗаты йорты белән берлектә балигъ булмаган балалар, ата-аналар һәм көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар өчен «Без бергә» инклюзив интерактив-күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Чара барышында 6 юнәлеш буенча мастер-класслар үткәрелде:

 1. Сабын кайнату

 2. Тал үрү

 3. Чүлмәкчелек эше

 4. Сәнгати бизәк

 5. Туку һөнәре һәм тегү

 6. Сәйлән үрү

 

Чарада катнашучыларның барысы да мастер-классларда актив катнаштылар, төрле материаллар белән эшләү күнекмәләренә ия булдылар.

Ахырда әлеге чара озын буйлы курчакны чакырып күңел ачу уеннары һәм биюләре белән дәвам итте.

Чараның партнерлары: Спас муниципаль районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Спас районының «балалар иҗаты йорты» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International