Үзәк китапханәдә, су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәп яны җәйге лагеренда катнашучылар өчен «коткару түгәрәге»дигән эвристик әңгәмә узды.
Китапханәче интерактив презентация әзерләгән иде, анда катнашучылар коенганда гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә, шулай ук аларны ничек булдырмаска икәнен белделәр. Моннан тыш, күрсәтмә формада балаларга коткару чаралары-круг һәм жилет белән танышырга тәкъдим ителде. Балалар коткару түгәрәгенең нинди булуын һәм аның нәрсәдән торуын, батучыга аны ничек дөрес ыргытырга икәнен белделәр; аннары коткару жилетын киеп карадылар: аның функцияләрен билгеләделәр, тышкы кыяфәте, төсе, үлчәмнәре турында сөйләштеләр, мөһим комплектлау элементлары булуын күрсәттеләр.