Башкарма комитет җитәкчесе Исланов Р.Л. коррупцион хокук бозу очракларында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вазыйфалары турында искәртте

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышын үткәрү барышында Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Исланов Р.Л.  муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның коррупцион хокук бозуга омтылыш очракларында хәбәр итү бурычлары турында искә төшерде.

«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273 - ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә муниципаль хезмәткәргә коррупциячел хокук бозулар кылуга этәрү максатларында хезмәткәргә нинди дә булса затлар мөрәҗәгать итүнең барлык очраклары турында хәбәр итү бурычы йөкләнә: яллаучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына.              

       Муниципаль хезмәткәр хезмәт командировкасында, ялда йә хезмәт узу урыныннан читтә башка сәбәпләр буенча булган очракта, ул хәбәрнамәне хезмәт узу урынына килгән көннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрергә тиеш.

       Яллаучы вәкиле (эш бирүче) һәм коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат алынган мәгълүматның конфиденциальлеген тәэмин итә торган чаралар күрергә тиеш.

Муниципаль хезмәткәрнең «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясындагы 1 өлешендә каралган вазыйфаи бурычын үтәмәве аны муниципаль хезмәттән азат итүгә йә Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкның башка төрләренә тартуга китерә торган хокук бозу булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International