Бүген балалар иҗат йортының «Цифрлы иҗат мәктәбе» берләшмәсеннән талантлы укучыбыз Илья Соловьев истәлекле вакыйга-Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура — спорт комплексы проектларының республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты!
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды. Без Ильяс белән горурланабыз һәм аңа киләчәктә дә иҗатта уңышлар һәм яңа югарылыкларга ирешү телибез! 🚀✨