Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы ярдәмендә 2024 елда социаль проект "Музей Сабантуе" балалар-яшүсмерләр бәйрәме гамәлгә ашырылды.

2025 елның 20 июне, җомга

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы ярдәмендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Спас районының социаль иминлеге» Хәйрия фонды «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» белән берлектә "Музей Сабантуе" социаль проектын тормышка ашырды.

"Музей Сабантуе" балалар-яшүсмерләр бәйрәме проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча проект партнерлары белән оештыру комитеты утырышы уздырылды. Чараның көчле һәм йомшак яклары турында фикер алыштылар, шулай ук катнашучыларның фикерләрен анализладылар. Әлеге чараны ел саен Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән проектта катнашучыларны колачлап уздыру турында Карар кабул ителде.

Чараны оештыручылар фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру традицион рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, катнашучыларда толерант мөнәсәбәт һәм үзләренең кече ватанының тарихи традицияләрен танып белүгә кызыксыну үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International