Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 500 000 сум.
Гаризалар 2025 елның 7 июленә кадәр кабул ителә. Катнашучы балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны shayarnnuzik@mail ,ru адресына җибәрергә тиеш, яки флеш — карта белән 5-70-50(30) телефонына шалтыратып Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15 адресы буенча алып килергә мөмкин.
Алга таба мәртәбәле жюри һәм «ШАЯН ТВ» тамашачылары 5 җиңүчене сайлап алачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. Ьәр җиңүче 50 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнәчәк. Биш җиңүченең җырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларга клип төшереләчәк һәм алар «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк.
Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр һәм башка мәгълүмат белән «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru/ сайтында таныша аласыз.