Россия көне алдыннан балалар китапханәсендә «Русь, Россия, Ватаным минем...» тарихи тематик чарасы узды.
Бәйрәм чарасын алып баручы китапханә мөдире Любовь Кузина бәйрәм тарихы турында сөйләүдән башлады. Ул дәүләтнең төп символлары: Флаг, Герб, Россия гимны турында искә төшерде. Укучылар РФ гербын күрергә мөмкин булган әйберләрне һәм предметларны атадылар, ә аннары, балалар учреждениесенең барлык кунакларын гаҗәпләндереп, басып Россия гимнын башкардылар. Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр барысы да сүзләрне һәм мотивны бик яхшы белә икән.