2025 елның 24 июнендә Болгарда Татарстанның Спас районы халкына түләүсез юридик ярдәм

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2025 елның 24 июнендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Болгар ш., Пионер ур., 19 йорт.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Алдан язылу өчен телефон: 8 84347 39133

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International