Спас районында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлеге оештырган «Балалар илне ясый» XIX республика рәсем конкурсының район этабы тәмамланды.
6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге яшь рәссамнар жюри хөкеменә патриотизм һәм иминлеккә багышланган өч тематик номинациядә 27 иҗади эш тәкъдим иттеләр.
Конкурс балаларның илнең киләчәге өчен җаваплылык тоюларын күрсәтте. Аларның рәсемнәре-тынычлык һәм куркынычсызлык турында ихлас юлламалар. Конкурста ОВЗАЛЫ балаларның актив катнашуы аеруча дулкынландыргыч. Бу исбат итә: иҗатның чиге юк.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«РФдә Ватанны саклаучы елы» номинациясе
• 1 урын: Галимуллина Анастасия (9 яшь , 2 нче мәктәп)
• 2 урын: Иванова Анастасия (10 яшь, Өчкүль УББМ)
• 3 урын: Җәләитдинова Аделина (10 яшь , 1 нче мәктәп)
«Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы»номинациясе
• * 1 урын: Силютина Эмилия (11 яшь, балалар сәнгать мәктәбе)
• 2 урын: Моисеева София (12 яшь, балалар сәнгать мәктәбе)
• 3 урын: Кузьмина Ульяна (11 яшь, балалар сәнгать мәктәбе)
«Без – имин юллар өчен»номинациясе
• 1 урын: Усов Дмитрий (9 яшь , 1 нче мәктәп)
• 2 урын: Силантьева Василиса (7 яшь, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты)
• 3 урын: Галиев Илшат (10 яшь, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты)
"Барлык катнашучыларга, аларның ата-аналарына һәм педагогларга иҗади якын килүләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Аерым рәхмәт сүзләре — балалар мәктәбе укытучысы Лаврентьева Марина Викторовнага, аның укучылары берьюлы берничә призлы урын алды", - дип билгеләп үтте партиянең Спас җирле бүлеге башкарма секретаре Надежда Храменкова.
Балалар рәсемнәре-кәгазьдәге буяулар гына түгел. Бу үсеп килүче буынның безнең илгә, аның тарихына һәм киләчәгенә карашы. Без балалар өчен патриотлык һәм җаваплылык хисенең никадәр мөһим булуын күрәбез.
Балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен Казанга җибәрелгән. Яшь рәссамнарыбызга уңышлар телик!