Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Болгар мәктәп-интернаты педагоглары "ГТО" комплексын сынауга керештеләр

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Болгар мәктәп-интернаты педагоглары мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Сергей Владимирович Шитов җитәкчелегендә «ГТО» комплексы сынауларын үтәргә керештеләр. 👍

22 майда алар ГТО нормативлары буенча түбәндәге сынауларны тапшырдылар:

Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
Гимнастика эскәмиясендә басып торган хәлдән алга авышу;
Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
Урыннан озынлыкка ике аяк белән этеп сикерү.
Алда аларны сынаулар (тестлар)көтә:

кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү,
пневматик винтовкадан ату.
Без ышанабыз, педагоглар алдагы сынауларны да уңышлы узачаклар,чөнки ГТО-укытучының тормыш нормасы. 🙌

Профессиональ булмаган спортчыларның билгеләнгән нормативларны үтәүләрен һәм хәтта арттырып җибәрүләрен күзәтү куанычлы.

Катнашучылар үз укучыларына яхшы физик форма үрнәге күрсәтү һәм укытучының үрнәк булып торуын исбатлау өчен сынауларда катнашуларын билгеләп үттеләр. Педагоглар үзләренең казанышларын яраткан мәктәбенә бүләк итәләр.

"Барлык коллегаларыбызны һәм шәһәр халкын кушылырга һәм үз физик формасын сынап карарга чакырабыз!"- диде мәктәп-интернатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сергей Владимирович Шитов.

Педагогларны ГТО нормаларын уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз! ✊

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International