Спортчылар Лифантьева Полина һәм Сычева Полина финалга чыкты.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

2025 елның 13 апрелендә Алексеевск районы Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» дигән 2 тур үтте. Зона этабында үзәк лига спортчылары катнашты, аңа Спас районы да керә.

2013-2014, 2015 һәм аннан яшьрәк спортчылар турнир таблицасында призлы урыннар өчен көч сынаштылар.

Безнең егетләр лаеклы чыгыш ясарга тырыштылар. Шәмсетдинов Әмир һәм Данияр, Дорофевнин Александр һәм Ярослав, Лефантьева Полина, Сычева Полина, Шеронов Тимофей, Рәхимов Әмир һәм Иванова Анастасия яхшы уен күрсәттеләр. Спортчылар ярышлардан соң зур спорт заряды алдылар.

Ярышлар йомгаклары буенча Лефантьева Полина һәм Сычева Полина финалга чыктылар, ул 26-27 апрельдә Казан шәһәрендә узачак. Спортчыларыбызга ярышларда уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International