2025 елның 11 апрелендә Болгар шәһәренең «Дулкын» йөзү бассейнында Космонавтика көненә багышланган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ТР Спас МР «Олимп» спорт мәктәбенең районара ачык беренчелеге узды.
Ярышларда 4 район катнашты: Аксубай районы, Алексеевск районы, Әлки районы һәм ярыш хуҗалары Спас районы.