Укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуларын ачыклау һәм үстерү, сәләтле балаларга ярдәм итү өчен тиешле шартлар тудыру максатларында 2025 елның 9 апрелендә 1 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Фәнгә Старт-2025» район фәнни - гамәли конференциясе узды.
Конференциядә 7 мәктәптән 16 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
«Табигый-фәнни», «Инженер-технологик», «Гражданлык-патриотик» юнәлешләре буенча секцияләр эше оештырылды.
Нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеләнде:
"Табигый-фәнни" секциясендә
I урын:
Ходжиева Самира, 2 нче Болгар урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы;
Башкиров Игорь, МББУ "Антоновка урта белем бирү мәктәбенең укучысы;
Первушин Егор, 1 нче Болгар урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы;
Карьков Никита, 1 нче Болгар урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы;
Калисанов Владислав, "Болгарның 1 нче урта мәктәбе" МБМУ укучысы;
II урын:
Седракян Алиса һәм Гурьянова Александра, МББУ "Өчкүль мәктәбе укучылары;
Берендеева Алена, 2 нче Болгар урта мәктәбе укучысы;
Салмина Дарина, 1 нче Болгар урта мәктәбе укучысы;
Насыйбуллина Айсылу, «Иске Рәҗәп урта белем бирү мәктәбенең укучысы;
«Гражданлык-патриотик» секциясендә
I урын:
Кузнецова Вероника, 2 нче Болгар урта мәктәбе укучысы;
Булючева Полина, МББУ "Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучысы;
II урын:
Титова Дарина, 1 нче Болгар урта мәктәбе укучысы;
III урын:
Удалова Прасковья, Антоновка урта белем бирү мәктәбенең укучысы;
Степанов Руслан, Никольский урта белем бирү мәктәбенең укучысы;
"Инженер-технологик" секциясендә
I урын:
Сычева Варвара, Өчкүль урта белем бирү мәктәбенең укучысы;
Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.