Ачык дәресләр өстәмә белем бирү педагогларының тәҗрибәсен күрсәтү һәм һөнәри компетентлыгын арттыру максатында үткәрелде.
«Развивай ка» берләшмәсе педагогы Гатина Юлия Петровна «бәхет кошы»дигән темага дәрес үткәрде. Мәктәпкәчә яшьтәге укучылар рәсем элементлары белән аппликация ясадылар.
«Мәктәпкәчә белем бирү алды» балалар берләшмәсендә өстәмә белем бирү педагогы Павлова Надежда Николаевна 6-7 яшьлек укучылар белән "Иҗекләр-Ы сузыгы белән кушылулар. 10 саны. Гади математик чылбырны чишү" темасына ачык дәрес үткәрде.
Өстәмә белем бирү педагогы Ковальчук Ирина Алексеевна «Цифрлы иҗат мәктәбе» берләшмәсендә "Интерактив тарих тудырабыз. Тылсымлы Маҗара".
«Чудесная мастерская» берләшмәсендә педагог Шишкина Наталья Валерияновна «Тозлы камырдан «чәчәкләр белән кәрзин» дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде.
Козлов Сергей Павлович, «Радио "Bolgar.FM" берләшмәсе педагогы "Радионың кызыклы дөньясы" темасына ачык дәрес үткәрде.
«Поделки-посиделки» берләшмәсендә педагог Слесарева Светлана Александровна «Кәгазь стаканнан кәрзин» темасына дәрес үткәрде.
Ачык дәресләрдә педагоглар укучыларны дәрес темасын мөстәкыйль билгеләүгә китерергә, укучыларның игътибарын тәэмин итәргә өйрәттеләр. Дәресләрдә балаларның үз-үзләрен тотышын көйләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Барлык дәресләр дә сәламәтлекне саклау һәм мәгълүмати – коммуникацион технологияләр кулланып үткәрелде.
Үткәрелгән ачык дәресләрдә барлык укучылар башкарылган эштән канәгатьлек белдерделәр, ә кунаклар – коллега-педагоглар тупланган тәҗрибә нәтиҗәсендә һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрделәр.
Дәресләр тәмамлангач, директор, директор урынбасары һәм методистлар педагогларга Педагогик осталыкны камилләштерү буенча киңәшләр бирделәр.