“Чишмәкәй” балалар китапханәсендә ел саен 1 апрель көнне билгеләп үтүче Халыкара кошлар көненә мастер-класс үткәрелде.
Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле белән таныштырды. Балалар очып китүче һәм кышлаучы кошлар турында белделәр, “Син беләсеңме, кош-корт” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Аннары мастер-класста балаларга төсле кәгазьдән һәм клей, кайчы белән төрле кошчыклар ясарга һәм безнең каурыйлылар өчен җимлек әзерләделәр. Китапханәдә шушы темага китап сайлау оештырылган иде.