2025 елның 24 мартында «39 нчы мәктәп» базасында гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен ныгыту, укучыларда шәхеснең рухи-әхлакый культурасын тәрбияләү максатларында «Минем гаилә тарихы» Төбәкара гуманитар-агарту конференциясенең көндезге этабы узды: фәнни-тикшеренү эшен ачыктан - ачык яклау (дәвамлылыгы - 7 минутка кадәр) һәм дискуссия (дәвамлылыгы-5 минутка кадәр).
Спас районыннан әлеге конференциядә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Нугаев Нияз катнашты һәм призер булды. Аны Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р. Г. әзерләде.