Спас районында «Созвездие-Йолдызлык» зона этабы старт алды.
Бүген Болгар шәһәренең район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы башланды.
"Созвездие-Йолдызлык " фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов рәислегендә катнашучыларны, кунакларны һәм жюри әгъзаларын ТР Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов сәламләде.
Фестивальнең зона этабында Татарстан Республикасының җиде районы – Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары вәкилләре катнаша.
Сайлап алу зона туры ике көн дәвам итәчәк. Зона турының гала-концерты 19 мартта 18.00 сәгатьтә Болгар шәһәренең мәдәният йортында башлана.
Зона этабында җиңүчеләр Казанда узачак гала-концертта катнашачак.