Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Коммерциягә карамаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп оештырганда, бетергәндә аларны дәүләт теркәвенә алу турында, коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында белешмәләрне (белешмәләргә үзгәрешләрне) Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан күрсәтелә.

Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар түбәндәге адрес буенча Идарәгә мөрәҗәгать итүче (аның вәкиле) тарафыннан шәхсән тапшырыла: 420059,
Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, шулай ук почта аша җибәрелергә яисә электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен кулланып (www.gosuslugi.gov.ru).

Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру тәртибе турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskih-organizacij/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International