2025 елның 14-15 мартында Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар апрель азагында Саратов шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды.
Безнең районнан 1нче мәктәп укучылары Сәгыйрова Зарина һәм Калашникова Снежана сайлап алынды.
Калашникова Снежана 65 килограммнан артык авырлык категориясендә 1 урынны алды.диплом, медаль һәм кубок белән бүләкләнде. Сәгыйтова Зарина 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны алды. диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
Тренеры Борюшкин Владимир Федорович.