2025 елның 13-14 мартында Татарстан Республикасы Актаныш районының Актаныш авылында 2012-2013 елгы яшүсмерләр командалары арасында футзал буенча "Татарстан Республикасы футбол федерациясе" Кубогы узды..
Кубокта 4 төркемгә бүленгән 12 команда катнашты. Безнең «ВОЛНА» командасы Яңа Чишмә һәм Алексеевск командалары белән төркемгә эләкте.
Беренче уенда Яңа Чишмә командасын 5:2 исәбе белән җиңдек. Икенче уенда Алексеевск командасы җиңелде.
Беренче көн нәтиҗәләре буенча безнең команда 1/8 финалга чыкты, анда Апсәләм (Урыссу) командасын җиңде. Аннары 1/4 финалда Аммоний (Менделеевск) командасын пенальти буенча җиңделәр. Ярымфиналда иман (Актаныш) командасы белән уйнадык, 0:1 исәбе белән оттырдык.
Өченче урын өчен уенда безнең команда «Кама» командасына (Кама Тамагы) 1:3 исәбе белән оттырды.