2025 елның 13 мартында Спас районының Каюки авылында Ифтар мәҗлесе узды. Чарага Көек авылы һәм аның тирәсендәге авыллар халкы җыелды. Җыелучылар саны 75 кеше тәшкил итте. Чарада хәйрияче Галиев Илдус Йосыф улы-«Макс-Ойл»ҖЧҖ генераль директоры катнашты.