П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «СССР Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз физкультура комплексының (ВФСК ГТО) 94 еллыгына багышланган Алтын билге тапшыру тантанасы булды.
Югары бүләккә Родион Сосновских лаек булды!
Аның ГТО сынауларын (тестларын) уңышлы узуы, сәламәт яшәү рәвешенә омтылуы һәм актив тормыш позициясе барлык укучылар өчен үрнәк булып тора.
Үз чиратында, Спас районы ВФСК ГТО тест үзәге алтын билге алуы белән котлый! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм үзебезнең спорт осталыгыбызны арттырырга телибез!
Бүген ГТО-үз-үзеңне камилләштерү, энергияле тормыш һәм милли бердәмлеккә юл.
Әйдәгез легенда тарихын бергә дәвам итик!