2025 елның 6 мартында Балалар иҗат йортында, «Развивай ка» берләшмәсендә өстәмә белем бирү педагоглары Гатина Ю.П. һәм Липатова Д.А. 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Иң сөйкемлеләргә һәм яратканнарга» сыйныфтан тыш чара үткәрделәр.
Халыкара хатын – кызлар көне-әниләребезгә безнең өчен эшләгән барлык яхшылыклары өчен рәхмәтебезне җиткерә алырлык бәйрәм. Әни-дөньядагы иң кадерле кеше бит ул!
Чара уен формасында узды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар әниләре һәм биләре белән актив катнаштылар. Балалар әниләргә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды. Чара азагында балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.