Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм якынлаша - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне.
Балалар китапханәсендә бәйрәм алдыннан 2 нче Болгар урта мәктәбенең 5А сыйныф укучылары өчен “Ах, нинди кызлар!” дигән уен программасы үткәрелде.
Программа сыйныфташларының котлауларыннан башланды - малайлар кызларга бишлегә укырга, сәламәт булырга, ешрак елмаерга теләделәр. Аннары сыйныфның Гүзәл ярты вәкилләре "Леди йөреше", "Бәләкәй хәйләләр", "Иң күп сөйләүчән", "Йомгак" һ.б. бәйгеләрдә үзләренең зирәклекләрен, белемнәрен күрсәттеләр, ә малайларга иң авыры эләкте - хатын – кыз сумкасындагы нәрсәләрне күзләре бәйләнгән килеш ачыкларга, нәрсәләрне бик әйбәт башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 5А кызлары – чын леди, кухняның күп серләрен беләләр, эрудицияле һәм тапкырлар. Ә сыйныфташ малайлар-булачак яклаучылар һәм Чын джентельменнар! Бертавыштан мисс-Яз-2025 сайланды, аңа сокландыргыч, тыйнак, хатын – кыз-Милана булды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр һәм җылы теләкләр тапшырылды!!!