2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы ярдәмендә «Спас районының социаль иминлеге» Хәйрия фонды ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектә "Музей Сабантуе"балалар-яшүсмерләр бәйрәме социаль проектын гамәлгә ашыра башлады.
Проект командасы тарафыннан "Музей Сабантуе" балалар-яшүсмерләр бәйрәмен үткәрү буенча эшнең нигезләмәсен, планын һәм программасын төзү буенча чаралар уздырылды. Проектны финанслашу буенча партнерлар, шулай ук җиһазлар, товарлар һәм проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле материаллар сатып алу буенча контрагентлар белән эш алып барыла.
Проектның максатчан төркеме Болгар шәһәреннән һәм Спас муниципаль районыннан 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр булачак. Проект кысаларында татар милли бәйрәме «Сабантуй» тарихы һәм традицияләре белән бәйле конкурс һәм күңел ачу чаралары уздыру планлаштырыла.
Проектны гамәлгә ашыру расланган план нигезендә дәвам итәчәк.