Чара башында алып баручы киң танылган һәм яраткан бәйрәм: тарих, бәйрәм итү традицияләре, кызыклы фактлар турында сөйләде. Алып баручы искәрткәнчә, агымдагы ел илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Кызыл Армиядә 800 меңләп хатын-кыз хезмәт иткән: снайперлар, очучылар, зенитчылар, санинструкторлар, партизаннар, разведчиклар. Тылдагы кызларга шулай ук яшьтән үк укуларын ташлап, фронтны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен заводларда яки кырларда тәүлекләр буе эшләргә туры килә. «Ихтыяр көче», «Разведка барысын да белә», «Снайперларга яраклашасың», «Шифровка», «Радистлар» кебек тематик викториналарда катнашу тәкъдим ителгән чара нәкъ менә көчсез һәм шул ук вакытта көчле булган хатын-кыз сугышчыларга багышланды.
Моннан тыш, китапханә фондыннан тематик әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Чара азагында, якынлашып килүче 8 Март бәйрәменә барлык хатын – кызларга, ә узган Ватанны саклаучылар көненә ир-атларга зур булмаган оригиналь бүләкләр тапшырылды.
Барлык катнашучылар да чара процессына актив җәлеп ителде. Күпләрнең киләчәктә дә мондый форматта очрашулар уздыру теләге туды.