Болгарда «Без бергэ» балалар иҗаты республика конкурсының муниципаль этабы узды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Район Мәдәният йорты фойесында агачтан, сәйлән, йоннан һәм башка бик күп материаллардан төрле әйберләр тәкъдим ителде.

Бәйрәм сәхнәдә һәм кече залда дәвам итте, анда җырчылар, биючеләр үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә (кече һәм өлкән) түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: «Хореография», «Халык вокалы», «Халык вокаль ансамбле», «Инструменталь ансамбль», «Иҗади гаилә», «Нәфис уку», «Театраль иҗат». Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International