Педагоглар Хезмәткә һәм оборонага әзер: барысы да ГТОга!
1 март көнне 2 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе укытучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Алар һәрвакыт физик әзерлекләрен һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылуларын күрсәтеп, спорт чараларында актив катнашалар.
Педагоглар өчен ГТОда катнашу — нормативларны үтәү генә түгел, ул үз укучыларына физик активлыкның гомер буена мөһим булуын күрсәтү мөмкинлеге дә.
Сынаулар узган дисциплиналар:
- урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү
- гимнастика эскәмиясендә басып торганда алга авышу
- аркада яткан килеш гәүдәне бөгеп кую.
Активистларны ГТО сынауларын(тестларын) уңышлы узулары белән котлыйбыз!
ГТО хәрәкәтенә кушылыгыз!
Әйдәгез сәламәтлеккә, физик активлыкка һәм уңышлы киләчәккә бергәләп адым ясыйк. Педагоглар Хезмәткә һәм оборонага әзер — Сез дә бу искиткеч инициативаның бер өлеше була аласыз!