Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча республика ярышлары узды.
Евгений Демьянов, Александр Ермилин, Гөлнара Ермилина, Татьяна Шахова составындагы районыбыз җыелма командасы команда зачетында 4 нче урынны алды (3 төркем). Шәхси зачетта Александр Ермилин бронза медаль яулады.