2025 елның 25 февралендә Болгарның 1 нче урта мәктәбе педагоглары физкультура укытучысы Максим Кузовкин җитәкчелегендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Гомуми җыеннан соң разминка үткәрелде, аннан катнашучылар маршрут кәгазьләрен алдылар һәм һәркайсы үз яшь категориясендә күнегүләр ясый башладылар. Чарада катнашу физкультура һәм спортның сәламәтлекне генә түгел, коллективның атмосферасын да ныгытуын күрсәтте.
Нормативлар дүрт дисциплина буенча тапшырылган :
- урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү
- гимнастика эскәмиясендә басып торганда алга авышу
-идәндә таянып кулларны бөгү-җәю
- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү
Һәр укытучыга нормативлар тапшыруда катнашуы һәм спортка мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәбез. Һәм эстафетаны башка укытучыларга тапшырачакмын.