2025 елның 22 февралендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2012-2013 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының ачык турниры үткәрелде..
Безнең районнан «Дулкын» командасы чыгыш ясады. Ярышлар йомгаклары буенча безнең команда турнирда мактаулы икенче урынны алды!