"Солдатлар Ватаны сагында тора" - интеллектуаль - патриотик программа.

2025 елның 21 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар елында, истәлекле бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Болгарның 1 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары, укытучылары Н.А.Слепнева, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Солдат Ватаны сагында тора» интеллектуаль – патриотик программасында катнаштылар..

 Төрле тематик үткелләр буенча хәрби белгечләр, очучылар, разведчиклар, элемтәчеләр, радистлар, снайперлар ролендә йөреп, хәрби объектлар турында мәгълүмат алырга һәм фронт элемтәсе салырга, самолетлар конструировать итәргә, хәрби терминологиядә ориентлашырга һәм максатка төгәл атарга, шифрларны һәм хәрби шигырьләрне чишәргә өйрәнеп, Ватанны саклаучылар армиябез тарихының героик битләрен, батырлыкларын искә төшерделәр.Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройлары армия хезмәте, солдат көннәре турында үз күзаллауларын киңәйттеләр. 

Шулай ук татарстанлыларның Бөек Ватан сугышына керткән өлеше турындагы әдәбиятка күзәтү үткәрелде .

    Бу чара-патриотлык күрсәтү генә түгел. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International