Спас укучылары «Алиш эзләре буенча» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенең йомгаклау этабында чыгыш ясадылар

2025 елның 21 феврале, җомга

Укучыларны тикшеренү эшенә җәлеп итү, рухи кыйммәтләргә тарту, татар язучыларының иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау максатында Казанда «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче Гимназия» МББУ базасында «Алиш эзләре буенча» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенең йомгаклау этабы узды. Конференция нәтиҗәләре буенча:
-Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Минсафина Алина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе – Фәйзиева Г.М.);
- Фәттахова Алсинә, Көек авылындагы МББУ «Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы укучысы III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе – Казаков А.Г.).;
- Хәйруллина Гөлия һәм Садретдинов Рияз, МББУ «Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең Көек авылындагы филиалы укучылары лауреатлар дип танылдылар (җитәкчеләре – Казакова В.Г. һәм Садретдинова Р. С.).;
- Сәлахова Азалия ("Болгар кадет мәктәп интернаты" ДББМУ) һәм Мифтахова Эльвина ("Болгарның 1 нче урта мәктәбе" МББМУ) катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Якупов А.Р. һәм Закирова Р. М.). Барлык балаларны да бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International