Болгар шәһәрендә диагностик тестлар уза

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

«ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУның эш планы нигезендә, 2025елның 17 февраленнән 20 февраленә кадәр бердәм дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне диагностикалау максатында, 4701 имтиханнар үткәрү пункты базасында «Белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге» ДБУнең рус теле, тарих, химия, инглиз теле, география, биология, җәмгыять белеме буенча тикшерү-үлчәү материаллары буенча диагностика тестлары уза. Тест нәтиҗәләре 2025 елда бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International