15 февральдә ТР Спас муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар елына багышланган 2014-2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча районара Турнир узды.
Турнирда 4 команда катнашты: Болгар шәһәре, Лаеш шәһәре, Нурлат шәһәре һәм шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсе.
Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: турнирның җиңүчесе булып Нурлат шәһәре командасы танылды, көмеш медаль иясе булып Болгар шәһәренең «Волна» командасы танылды, бронзанышәһәр тибындагы Алексеевск бистәсе.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Болгар шәһәренең «Волна» командасы капкачысы Егоров Захар танылды.