Команда алтынчы урынга чыкты һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында призер булды.

2025 елның 14 феврале, җомга

2025елның 14 февралендә Казанда Яңа Савин районының “Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 85 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?"  мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль региональ Олимпиадасының сайлап алу этабы узды.

Спас районыннан “2 нче Болгар урта мәктәбе”нең 10-11 сыйныф егетләре һәм кызлары Фошина Надежда, Бушев Дмитрий, Шагеева Азалия, Терентьев Кирилл, Севостьянов Степан, Хәмидуллин Артур составындагы егетләре һәм кызлар командасы катнашты. Сайлап алу региональ этабында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 32 команда катнашты. Безнең команда алтынчы урынга чыкты һәм призер булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Команда әзерләде - Болгар 2 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Черкасова Елена Анатольевна.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары командалары;
2 урын Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары командасы;
3 урын Әлмәт муниципаль районы командасы
4 урын Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары командасы.
5 урын Югары Ослан муниципаль районы командасы
6 урын-Спас муниципаль районы командасы.

2025 елның 2 мартында Болгарның 2 нче урта мәктәбе командасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Иннополис лицее» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе үткәргән интеллектуаль уеннар буенча Татарстан Республикасы чемпионатына – «Интрометида» га чакырылды. 
Командага алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International