13 февральдә Спас районында Яшьләр парламентының киңәйтелгән утырышы узды

2025 елның 14 феврале, җомга

13 февральдә Спас районында Яшьләр парламентының киңәйтелгән утырышы булып узды. Районда 5 еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды, парламент әгъзаларын һәм «Яшь гвардия»активистларын бүләкләделәр.

Утырышта Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Иванович Тюнев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Викторович Савинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты кунаклары катнашты.:
- ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Рәисе урынбасарлары Шәйхетдинов Тимерхан Нурислам улы һәм Сәләхова Диана Илдар кызы;

- ТР ДС каршындагы Яшьләр парламентының Тышкы элемтәләр һәм мәгълүмати үсеш комиссиясе рәисе Полянский Арсений Константинович;

- ТР ДС каршындагы Яшьләр парламентының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр комиссиясе рәисе Хәлимов Шамил Марат улы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International