Спас муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Болгар шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләрен ВФСК ГТО отличие билгеләре белән бүләкләү тантанасы булды.
ВФСК билгеләре белән бүләкләнделәр:
Нина Непомнющая
Вадим Хренов
Наталья Хасянова.
Аерым нормативларны уңышлы тапшырган ГТО билгеләрен алып, Болгар шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре бердәм рәвештә: «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип җавап бирделәр. Ел дәвамында алар ГТО ның төрле сынаулары (тестлары) узды. Бүген дә озак көтелгән бүләкләр алды.
ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәгән катнашучыларны тәбриклибез, аларга шундый ук тырышлык һәм максатчанлык, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез!