Югарыга таба!
25 гыйнварда "Олимп" спорт мәктәбенең ВФСК тестлау спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгесе белән студент Валерия Бурумова бүләкләнде.
Ул барлык киртәләрне дә лаеклы үтте һәм спорт үрләрен яулады.
2024 уку елы дәвамында Валерия ГТО нормаларын тапшырган. Физик культура укытучысы В.Д. Балакирев билгеләп үткәнчә : «Валерия ГТО нормаларын тапшыруга зур энтузиазм белән кушылды, чөнки аңа үзенең физик мөмкинлекләрен тикшерү кызык булды».
Төгәлләнгән тест сынаулары нәтиҗәләре буенча ул иң мактаулы - "Хезмәткә һәм оборонага әзер" билгесе иясе булды.
ГТОның аерымлык билгесе-ул Россия Федерациясе гражданинының актив тормыш позициясе күрсәткече, сәламәт яшәү рәвешенә омтылу һәм аның физик халәте, нык сәламәтлеге һәм көчле рухы күрсәткече.
Спорт тормыш кебек. Ул яңа түбәләрне яуларга өйрәтә, бирешмәскә өйрәтә һәм җиңәргә өйрәтә.
Котлыйбыз!
Алга таба да спорт тормышы алып баруын һәм башка мөһим җиңүләргә ирешүен телибез.