2025 елның 23 гыйнварында Балалар иҗат йортында, «Развивай ка» берләшмәсендә өстәмә белем бирү педагоглары Гатина Ю.П. һәм Липатова Д. А. сыйныфтан тыш «кышкы сәяхәт» чарасы үткәрделәр.
Уен программасында балалар станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар: конкурслар үткәрделәр, рәсем ясадылар, биеделәр, пазллар җыйдылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Чара балаларның физик һәм интеллектуаль үсеше өчен үткәрелде.
Балалар бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алды. Чара азагында мәктәпкәчә яшьтәге балалар татлы призлар белән бүләкләнделәр.