Халыклар дуслыгы фестивале

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Районның Мәдәният йортлары һәм клублары арасында игълан ителгән үзешчән сәнгатьнең зона смотры тәмамланды.
Иске Рәҗәп, Никольск, Өчкүл, Куралово, Вожи һәм район Мәдәният йортлары сәхнәсендә 70тән артык үзешчән артист үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Жюри арадан иң яхшы чыгышларны сайлап алды. Алар безнең районда яшәүче халыкларның традицион этник иҗат фестивалендә осталыкларын күрсәтәчәк. Фестиваль 2 ноябрьдә район Мәдәният йортында 16 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International