Түләүсез ял итәчәкләр

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Күп балалы һәм аз керемле гаиләдән унбиш укучы көзге каникул вакытында “Раздолье” дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта алачак.

Лагерьда ял итү өчен юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән. Министрлык шулай ук балаларны Чистайга алып бару һәм алып кайту чыгымнарын да үз өстенә алган. Хәзерге вакытта түләүсез юлламалар буенча лагерьда Татар Такталыдан дүрт укучы кыз бала ял итә.

Балаларын түләүсез юллама белән ялга җибәрергә теләгән аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә “Рассвет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International