Карт агачларны кисәләр

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Быел Болгарда ике йөзгә якын корыган һәм карт агачлар киселде. Бу максат өчен бюджеттан миллион ярым сум акча бүлеп бирелде.

Ә эшләрне “Сувар “Б” ҖЧҖ һәм “Энергопромгруппа” ҖЧҖ (Казан шәһәре) эшчеләре башкарды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев билгеләп үткәнчә, карт агачларны кисү буенча шундый зур күләмдәге эшләр алты елдан бирле алып барылмый. Бу чорда аерым кешеләрдән агачларны кисү турында үтенечләр шактый җыелган. Мондый үтенечләр беренче чиратта канәгатьләндерелгән.
Киләсе елда бу эш тагын дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International