Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча алынган субсидия ярдәмендә (ул 117 мең сум тәшкил итә) быел эшсез тугыз кеше үз эшен ачып җибәрде. Алар бу акчаны нинди максатларда файдаландылар икән? Без эшмәкәрләрнең кайберләреннән шул турыда сораштык.
Дмитрий Пудофеев (Куралово авылы):
– Хәзер һәр җирдә квалификацияле эшчеләр кирәк, моны белмәгән кеше юктыр. Махсус техниканы арендага алу шактый кыйммәткә төшә. Мин бу турыда инде күптән уйлап йөри идем. Шуңа күрә субсидиягә компрессорлы күчмә дизель станциясе сатып алдым. Бу техниканы фундамент баганалары какканда, кирпеч стеналарны сүткәндә, асфальт юлларның ватык урыннарына ремонт ясаганда файдаланырга мөмкин.
Һәр җирдә зур төзелешләр барган хәзерге чорда әлеге махсус техниканың кирәк булмаган урыны юк. Авылларда да, шәһәрдә дә йортлар төзиләр, искеләрен сүтәләр, ел саен юлларны төзекләндерәләр. Мин күчмә станцияне шушыларны күздә тотып алдым.
Әлеге техниканы арендага бирү турында игъланны мин Интернет челтәренә урнаштырдым һәм “Из рук в руки” газетасына бирдем. Шунда ук Казан шәһәреннән берничә эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Агрегат җәй буе эшләде. Ул үз бәясенең яртысын каплады дип, горурланып әйтә алам. Киләчәктә дә бу техника миңа файда китерер дип уйлыйм.
Светлана Зверева (Болгар шәһәре):
– Мин чәчәкләр кибете ачып җибәрдем, монда әзер букетлар да, чүлмәккә утыртылган бүлмә гөлләре дә сатам. Бу турыда күптән хыяллана идем инде. Үз-үзеңә эш табу программасында катнашырга мөмкинлек килеп чыккач, шунда ук файдаланып карарга булдым.