Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Очрашулар тагын насыЙп булсын…
2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Узган шимбәдә безнең шәһәрдә беренче тапкыр Идел буе гаскәри казаклар җәмгыятенең Сембер округына керүче казаклар җәмгыяте утырышы булды. Аның эшендә Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Татарстанның байтак районнары һәм шәһәрләреннән йөзләп делегат катнашты.
Гаскәри казаклар советы, башкачарак әйткәндә, югары үзидарә органы утырышының Болгарда үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне тормышка ашыру департаменты идарәсе баш киңәшчесе Вячеслав Никифоров билгеләп үткәнчә, безнең шәһәр –республикада казаклар хәрәкәте актив үсүче үзәкләрнең берсе. Әлеге үзәк үрнәгенә кушылып, казаклар җәмгыятьләре Чистай, Нурлат, Чирмешән, Түбән Камада төзелә. Мондый эш Бөгелмәдә дә алып барыла.
Болгарга килү белән башта алар изге Авраам чиркәвендә гыйбадәт кылдылар. Соңыннан район Мәдәният йортында казаклар киңәшмәсе башланды. Биредә барысы да күп гасырлар дәвамында нигез салынган традиция буенча барды. Мактаулы урыннарга картларны (казаклар үзләренең хөрмәтле ветераннарын әнә шулай атыйлар), атаманнар һәм руханилар – иерей Анастасий Головин белән имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәтне чакырдылар. Алар барысына да уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр башкаруларын теләделәр.
Картлар, атаманнар, залга җыелучыларның фатихасын алганнан соң Сембер казаклар җәмгыяте округы атаманы полковник Сергей Дедюев (Димитровградтан килгән) ел дәвамында округта башкарылган эшләр турында доклад ясады. Бүгенге көндә округ составында 21 иҗтимагый оешма бар.
Гаскәри атаман урынбасары полковник Александр Кудряшов (Самара шәһәре) төбәкләрдә казакларның бүгенге хәле белән таныштырды. Ул шулай ук Идел буе казаклар гаскәре атаманы вазифасына кандидат, Самара өлкәсе хөкүмәте Рәисе урынбасары, җәмәгатьчелек иминлеге мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе булып эшләүче Юрий Иванов белән таныштырды. Кандидат кыскача үзе, хәрби, дәүләт һәм казаклар хезмәтендә үткәргән еллар, киләчәккә билгеләнгән программа һәм планнар белән таныштырды, шулай ук байтак сорауларга җаваплар бирде. Сорауларның берсе казакларның кадет уку йортларын ачуга да кагылды. Яшьләр белән алып барыла торган эшләр турында Михаил Баландин сөйләде. Башка шәһәр һәм районнардан килгән казаклар да үзләрендә башкарылучы эшләр турында сөйләделәр мөһим проблемаларны кузгаттылар, кайбер сорауларга җаваплар бирделәр.
— Казакларга рәхмәттән башка сүзебез юк, — дип ассызыклады залдагы кунакларны сәламләп район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов. – Районның җәмәгать тормышында актив катнашу, оештырылган төрле чараларга яшьләрне дә тарту, район территориясендә яшәүче төрле дин һәм милләт вәкилләрен тагын да якынайта. Моңа ничек сөенмисең…
Җыелышта 16 ноябрьдә Самара шәһәрендә узачак казаклар киңәшмәсенә делегатлар сайланды. Анда безнең районнан Сергей Кобенячкин катнашачак.
Аеруча танылган казакларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, иерей Анастасий Головинга актив эшчәнлеге өчен “200 лет всеобщему сбору казаков” медале тапшырылды. Чиркәү вәкиле протоиерей Владимир Головин Атаман Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Соңыннан рәхмәт әйтеп гыйбадәт кылганнан соң казаклар кул сугышы буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең казаклар хоры чыгышын залда утырган һәр кеше дә югары бәяләде.
Саубуллашканда Александр Кудряшов үзләрен ипи-тоз, якты йөз белән каршылаганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде
— Болгарда тагын очрашырга насыйп булсын иде, — дип тә өстәде ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз